Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Түбәтәй Tower» мәйданын ландшафт зоналары белән парк рәвешендә бизиячәкләр
Территориянең гомуми мәйданы – 11,6 гектар, ә инвестицияләр күләме - 400 млн сум.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Казанның «Түбәтәй Tower» күзәтү манарасы янындагы территорияне тугандаш шәһәрләргә багышланган тематик ландшафт зоналары булган парк рәвешендә бизәргә планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»га Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Якын-тирә территорияне парк рәвешендә тугандаш шәһәрләргә багышланган тематик ландшафтлы зоналар белән бизәү, балалар мәйданчыклары, спорт зоналары һәм массакүләм чаралар уздыру өчен территорияләр булдыру планлаштырыла. Гомуми мәйданы — 11,6 гектар, инвестицияләр күләме - 400 млн сум», - диелә хәбәрдә.
Элегрәк «Татар-информ» Казанда төзеләчәк Татарстандагы беренче «Түбәтәй Tower» күзәтү манарасының биеклеге 125 метр тәшкил итәчәген хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз