news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең яшәү өчен иң яхшы төбәкләре арасында Татарстан унберенче урынны алган

Республиканың җыелма индексы 4,60 балл тәшкил итте.

Россиянең яшәү өчен иң яхшы төбәкләре арасында Татарстан унберенче урынны алган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Россиянең яшәү өчен иң яхшы төбәкләре арасында Татарстан унберенче урынны алган. Исемлекне «Национальные Кредитные Рейтинги» кредит рейтинг агентлыгы методологиясе буенча РБК басмасы төзегән.

Аналитиклар исемлекне төзегәндә сатып алу активлыгы дәрәҗәсе, торакның һәркем сатып алырлык булуы, халыкның кредит алу сәләте, халыкның рәсми мәшгульлек дәрәҗәсе, халыкның туплану дәрәҗәсе, социаль өлкәнең төп фондлары белән тәэмин ителеш, торак белән тәэмин ителеш, педагогик состав белән тәэмин ителеш, медиклар  белән тәэмин ителешкә һәм климат зонасын исәпкә алган.

Татарстанның җыелма индексы 4,60 балл тәшкил иткән. Республика халыкның җан башына ваклап сату әйләнеше (ил буенча 5,5 баллга 6,1), кредит алу мөмкинлеге (4,3 баллга 5,1), рәсми мәшгульлек (6,6 баллга 4,8) һәм спорт һәм мәдәни объектлар белән тәэмин ителеш (3,3 баллга 3,6) күрсәткечләре буенча башка төбәкләрнең күпчелеген һәм уртача Россия дәрәҗәсен узып киткән. Шулай ук торак белән тәэмин ителеш (4,7 баллга 4,3) һәм педагоглар булуы (4 баллга 5).

Шул ук вакытта Татарстан төбәктә уртача хезмәт хакы һәм бер квадрат метр торак бәясе (2 баллга 1), җыйган акча күләме (6,9 баллга 5,7), табиблар булу (4,1 баллга 3) һәм климат шартлары (5 баллга 4) буенча артта кала.

Рейтингның лидерлары Санкт-Петербург (7 балл), Мәскәү (6,10) һәм Белгород өлкәсе (5,64) булган. Йомгаклау индексы төбәк халкы санын исәпкә алып төзәтелде. Белгечләр Росстат, Федераль салым хезмәте һәм Россия Банкы мәгълүматларын файдаланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100