news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Соленов: Әти-әниләрнең тыкшынуы сәбәпле, яшь гаиләләрнең 18 проценты таркала

Соленов фикеренчә, буыннар арасында элемтәне актуальләштерергә кирәк.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Елена Симакова). Ата-аналарның яшь гаиләләр тормышына тыкшынуы аркасында гаиләләрнең 18 проценты таркала. Мондый статистиканы «Әтиләр берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Юрий Соленов Казанда «Идел» эксперт клубы утырышында китерде.

«Моны ничек булдырмаска? Миңа калса, дәүләт аерым яшь гаиләләр, аерым күп балалы гаиләләр белән шөгыльләнергә тиеш түгел, ә параллель рәвештә өлкән буын вәкилләре белән дә эш алып барырга кирәк, — дип ышана Соленов.

Өлкән буын тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырга тиеш. Соленов фикеренчә, буыннар арасында элемтәне актуальләштерергә, шулай ук хәйрияче иҗтимагый оешмаларны популярлаштырырга, анда өлкәннәр һәм яшьләр керергә тиеш.

Татарстаннан Россия Дәүләт Думасында депутаты Илдар Гыйльметдинов аерылышулар Россия демографиясенә көчле йогынты ясый дип уйлый.

«Минемчә, без иҗтимагый оешмалар белән бергә бу хәлнең сәбәпләрен анализларга тиеш, — дип белдерде спикер. — Аерылышуларның сәбәбе, мөгаен, без балаларыбызны гаилә корырга бөтенләй әзерләмибез. Ир-ат үзен гаиләдә ир-ат, ә хатын-кыз хатын-кыз итеп тота алмый».

Гыйльметдинов сүзләренчә, әгәр дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар никахларның минималь процентын булса да саклап кала алса, бу зур казаныш булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100