news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстан бөтенроссия бер минут тынлыкка кушылачак

Акция Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә башланачак.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, 12.15 сәгатьтә, Россиянең барлык төбәкләре, шул исәптән Татарстан бер минут тынлык белән Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алачак.

2020 елның апрель башында Россия Президенты Владимир Путин бер минут тынлык турындагы законга кул куйды.

Акция Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә башлана. Нәкъ шушы вакытта 1941 елның 22 июнендә эфирга совет гражданнарына мөрәҗәгать чыга, анда фашист Германиясенең СССРга һөҗүме турында хәбәр ителгән була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100