news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эссе һава торышы тору сәбәпле, Татарстанда янгыннар саны арткан

Рөстәм Миңнеханов янгын куркынычсызлыгы һәм суда кешеләр иминлеге мәсьәләләренең игътибар үзәгендә калуын әйтте.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда янгыннар һәм янгын вакытында үлүчеләр саны арткан.

«Узган елның май–июнь айлары белән чагыштырганда, быел янгыннар 18 процентка, янгын вакытында үлем очраклары 55 процентка артты. Май–июнь айларындагы эсселек янгыннар артуга китерде. Коры үлән һәм чүп-чар янып китә. Янгыннарның төп сәбәбе — халык арасында алып барган профилактик эшләрнең нәтиҗәсез булуы», — дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Министрлар Кабинетында узган утырышта.

Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, 26 районда янгыннар саны арткан, иң начар күрсәткечләр Алексеевск, Чирмешән, Яңа Чишмә, Нурлат районнарына туры килә. 22 районда янгын вакытында үлүчеләр саны арткан. Мәсәлән, Әлмәттә янгында үлүчеләр саны дүрттән җиде кешегә, Югары Осланда нульдән алты кешегә кадәр арткан. 12 районда янгын очраклары да, анда үлүчеләр саны да арткан.

Ул үзенең чыгышында суда батып үлүчеләрне дә искә алды. Быел 24 кеше батып үлгән, аларның өчесе — балалар. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, янгын куркынычсызлыгы, суда кешеләр иминлеге мәсьәләләре игътибар үзәгендә кала. «Кызганычка каршы, һава торышының тискәре нәтиҗәләре бар. Кешеләр тиешсез урыннарда су коена, кайберәүләр алкоголь эчемлекләр кулланган була. Бу хәлне контрольдә тотарга кирәк», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100