news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 июньгә кадәр аномаль эссе сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертү планлаштырылмый

Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына терлек азыгы буенча запасларны барларга кушты.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда эссе һава торышы һәм корылык сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимын кертү 30 июньгә кадәр планлаштырылмый. Татарстан Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында.шул хакта билгеле булды.

«30 июньгә кадәр гадәттән тыш хәл режимын кертү турында карар кабул ителми. Шундый ук һава торышы сакланса, гадәттән тыш хәл режимын кертәбез. 30 июнь көнне аны кертергә әзер булырга кирәк. Аномаль эссе һава торышы төрле тармакларга тискәре тәэсир итә. Беренче чиратта — авыл хуҗалыгына», — дип сөйләде Татарстан Президент Рөстәм Миңнеханов.

Ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына терлек азыгы буенча запасларны барларга кушты, аның өчен бер атна вакыт бирелә. «Һәр хуҗалыкта, һәр җирлектә барысы да баланста булырга тиеш», — диде Президент.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге җитәкчесе Сергей Захаров бүгенге көндә кайбер районнарда янгын чыгу куркынычы 4-5 класса җитүен искәртте.

«Уртача температура нормадан тугыз градуска югарырак. Өч көн дәвамында һава дымлылыгы 30 проценттан кимрәк, температура 25 градустан югарырак булды. 27 июньгә кадәр югары температура сакланачак. Явым-төшем булмау бөртекле культураларның торышын начарайта», — дип сөйләде ул.

Районнар гадәттән тыш хәл режимын игълан итү буенча карарны үзләре кабул итәчәк. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров инде 7-8 районда гадәттән тыш хәл режимын кертергә әзер булуны әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100