news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бүген биш санаторий ачык

Коронавирустан саклану чаралары үтәлеше буенча санаторийларга күрсәтмәләр бирелгән.

Татарстанда бүген биш санаторий ачык
"Татар-информ" архивы

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирус белән бәйле чикләүләрне йомшарту барышында әкренләп санаторийлар эшли башлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Әлегә биш санаторий ачылды. Өчесе Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзәндә берәр. Яңа шартларда, яңа таләпләр белән бүген 284 кеше ял итә», — дип белдерде ул.

Любовь Авдонина әйтүенчә, коронавирустан саклану чаралары үтәлеше буенча предприятиеләрдә тикшерүләр уздырыла. Санаторийларга да күрсәтмәләр бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100