news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан коронавируска бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә

Татарстан Министрлар Кабинетының шул хактагы карары 24 июньнән соң чыгар дип көтелә.

Татарстан коронавируска бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә
Михаил Захаров

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Якын арада Татарстан коронавирус белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Без коронавирус белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчеш мөмкинлеген федераль хезмәт белән килештердек. Хәзер чикләү чараларын өлешчә бетерү мәсьәләсе карала. Татарстан Министрлар Кабинетының бу хакта карары чыгачак», — диде Авдонина.

Аның сүзләренчә, Хөкүмәт карары 24 июньнән соң чыгуы көтелә. «24 июньдә хәрби техника узу белән бәйле рәвештә, чикләүләрне бетерү буенча карар кабул итү 25 июньгә калдырылды. 24-25 июньнән соң чикләүләрне бетерүнең алдагы этаплары турында ачыграк мәгълүмат булачак», — диде Любовь Авдонина.

Ул җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре оешмалары эше кабат башланачагын әйтте. Шулай ук, мәйданы 800 квадрат метрдан артмаган, аерым керү ишеге булган сәүдә объектларына ачылу рөхсәт ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100