Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан архивлары сугышта катнашучылар турында 367 документ белән тулыланды
Республикада хәзер Бөек Ватан сугышында катнашкан 427 хатын-кыз яши.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» проектын гамәлгә ашыруның беренче этабында гаилә архивларыннан Бөек Ватан сугышы хатын-кыз ветераннарыннан 367 документ һәм фотография муниципаль һәм дәүләт архивларына тапшырылган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе, депутатлар очрашуында хәбәр итте.
«5 февральдә республикада „Сугыш хатын-кыз йөзле түгел“ социаль-гуманитар проекты башланды», — диде Татьяна Ларионова. Ул вакытта Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан 458 кеше яшәгән, ә 15 июньгә аларның саны 427 калган.
«Хөрмәтле ветераннарыбыз көн саен арабыздан китә. Һәм өлгереп калырга кирәклеге аңлашыла. Очрашырга, алардан шул сугыш һәм аларның тарихы турындагы истәлекләрне тыңларга, рәхмәт әйтергә өлгерергә», — диде парламентарий.
Татьяна Ларионова сүзләренчә, проектның беренче этабында республика муниципалитетларында 1378 хикәя, интервью, истәлек һәм мәкалә җыя алган. Бөек Ватан сугышы хатын-кыз ветераннарына багышланган 164 күргәзмә узды. Моннан тыш, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чараларында сугышта катнашучылар турында 548 мәкалә чыкты.
Проект ветераннарны хөрмәтләү, патриотлык тәрбияләү һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш вакытында балалар булган хатын-кызларның героик үткәне турында истәлекләрне саклау максатыннан гамәлгә куела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз