news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераны Җиңү Монументына чәчәкләр салды

Ветеран сугыш еллары турында сөйләде.

Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераны Җиңү Монументына чәчәкләр салды
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Бүген иртәнге дүрттә шәһәр халкы Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алды, Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Безнең Түбән Кама җиреннән фронтка 8 меңнән артык кеше киткән, аларның 5 меңгә якыны һәлак булган, кире әйләнеп кайтмаган. Безнең бурыч — хәтерне саклау, бу көн турында истә тоту һәм бөтен дөньяга тынычлык бүләк иткән өчен безнең сугышчыларга рәхмәт белдерү», — диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов.

«Сугыш бара, немец Мәскәүгә килеп җитте. Ленинград камалышта калды. Сталинград сугышы, Төньяк Кавказ… Алар елның җылы вакытында Уралга барып җитәргә теләделәр. Әмма Мәскәү янында безнең сүз бер булды: „Бер адым да артка чигенү юк, артта — Мәскәү! Без Германиягә таба кире куа киттек. Нәтиҗәне беләсез!» — дип искә төшерде Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс Хәйруллин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100