news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройның бүләкләрен туганнарына тапшырдылар

Бүләкләрне тапшыру тантанасын видеоэлемтә буенча Үзәк хәрби округ гаскәрләре командиры генерал-полковник Александр Лапин үткәрде.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройның бүләкләрен туганнарына тапшырдылар
Михаил Захаров

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда Бөек Ватан сугышы герое, 1945 елга һәлак булган Антон Шлыковка вафатыннан соң бирелгән орден таныклыкларын һәм бүләк кәгазьләрен туганнарына тапшырдылар. 

Документларны Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә геройның кызы һәм оныгы алды. Чараны Үзәк хәрби округ гаскәрләре командиры генерал-полковник Александр Лапин видеоэлемтә буенча үткәрде, ә документларны ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм республика буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов тапшырды. Тантанада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

«Антон Шлыковка үлгәннән соң беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә. Ул 1945 елда һәлак була. Ә беренче бүләкне ул әле 1944 елда ук, берничә пулеметны юк иткән өчен ала. Моның өчен аңа Кызыл Йолдыз орденын бирергә тиеш булалар, әмма яраланган булу сәбәпле, ул аны ала алмаган», — дип сөйләде Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин.

Ул сөйләгәнчә, Бөек Ватан сугышы геройлары турында истәлекләрне саклау буенча республикада зур эш алып барыла. 700 меңнән артык фамилия һәм 40 мең фотосурәт тупланганын да әйтте.

Тантаналы рәвештә документлар тапшырганнан соң, Антон Шлыковның кызы әтисенең батырлыгы турында истәлекләрнең әле дә саклануы өчен рәхмәт белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100