“Грамоталы файдаланучы мәктәбе”ндә быел 1 мең кешене укыту турында сүз бара

Халыкны ресурслардан грамоталы файдаланырга өйрәтү мөмкинлеге гамәлдә

 (Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Бердәм Россия” сәяси партиясе, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә, “Грамоталы файдаланучы мәктәбе” проектын башлап җибәрде.

Шул уңайдан, “Татмедиа” АҖ мәйданчыгында матбугат конференциясе булды. “Татар-информ” МА уздырган чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, “Грамоталы файдаланучы мәктәбе” координаторы Дмитрий Романов катнашты.

“Безнең халык үзенең хокукларын тулысынча белеп бетерми, кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклегеннән дә хәбәрдар түгел: күп фатирлы йорта домофон эшләмәсә дә Президентка мөрәҗәгать итә башлыйлар. Без халыкка йорт эчендәге лифт, баскыч, фатирлар алдындагы мәйданчык һ.б. аның үз милке икәнен аңлатырга һәм ул әйберләргә сакчыл карарга өйрәтергә тиеш”, - дип саный Александр Сидякин. Аның сүзләренчә, “Грамоталы файдаланучы мәктәбе” мондый кимчелекләрне бетерергә ярдәм итәчәк.

“Грамоталы файдаланучы мәктәбе”ндә укучылар өчен махсус дәреслек булдырылган. Ул “Грамоталы файдаланучы әлифбасы” дип атала. Анда кече яшьтәге файдаланучылардан алып олы яшьтәгеләргә дә барысы да аңлатылып язылган. Александр Сидякин хәбәр иткәнчә, проектны эшләүчеләр әлифба белән генә чикләнеп калмыйча, методик кулланмалар әзерләргә дә ниятли.

Алексей Фролов сүзләренчә, Татарстанда бөтен җирдә күп фатирлы торак йортларның советлары эшли. Ул хәбәр иткәнчә, югарыда әйтелгән проектны тормышка ашыру өчен ТР Президенты тарафыннан 5 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. “Кайсы өлкәгә күбрәк игътибар бирергә, нинди мәсьәләләрне беренчерәк чишәргә икәнен аңлау һәм халык фикерен ишетү өчен дә әлеге проект бик кирәкле”, - диде министрның беренче урынбасары.

Проектта катнашырга теләүчеләр һәм торак коммуналь хуҗалык өлкәсендә белемнәрен арттырырга теләкләре булганнар Казан шәһәре, Лобчевский урамы, 10 нчы “в” йорты адресы буенча яки 236-29-97 номерлы телефоннар аша мөрәҗәгать итә ала.

Дмитрий Романов сүзләренчә, инде 300 кеше әлеге мәктәптә белем өстәргә өлгергән. Бу төркемнәр ТР дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүчеләрдән формалашкан. Быел 1 меңләп татарстанлыны әлеге мәктәптә укыту ниятләнә. Анда алар Торак-коммуналь кодексы, әлеге хезмәтләр өчен түләү системасы, аларны санау һ.б.ларга өйрәнә ала. Курслар 12 сәгатькә исәпләнгән һәм аның азагында сертификат, методик кулланмалар бирелә. Шулай ук, әлеге дәресләрне мәктәптәге балаларга да бирү күздә тотыла.

“Фатир хуҗаларын кечкенәдән үк ресурсларны сак кулланырга өйрәтергә кирәк. Өйне җылыту өчен, кайберәүләр кебек, кайнар суны ачып кую дөрес түгел, чөнки моның өчен өйгә җылылык бирелә. Кешеләр бар нәрсәне дә бушка дип уйлый, моның алай түгел икәнен балаларга өйрәтү мөһим”, - диде Александр Сидякин.