news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда эссе көннәр саклана

Җәй үз урынын алды

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми.
Казанда температура 29-32 градус җылы, ә Татарстан буенча температура 28-33 градус тәшкил итәчәк.
5 июньгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава көтелә, урыны белән яшенле яңгыр. Төнлә температура 14-19 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot