Түбән Кама энергетиклары яңа җитәкчеле булды

“Челтәр компаниясе” ААҖнең җирле филиалын Казан белгече җитәкләячәк
(Түбән Кама, 22 июнь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада яңа кадр билгеләнде. “Челтәр компаниясе” ААҖнең Түбән Кама электр челтәре директоры вазифасына Шамил Хәкимов билгеләнде.
Акционерлык җәмгыяте филиалының яңа җитәкчесе Мәскәү энергетика институтын тәмамлаган, 1980 елдан бирле энергетика өлкәсендә эшли. 2006 елдан башлап Казан “Челтәр компаниясе” ААҖнең билгеләү челтәрләре хезмәте башлыгы вазифасында хезмәт куйган.
Шамил Хәкимов шәһәр җитәкчелегенә “эшлекле дүшәнбе”дә рәсми рәвештә тәкъдим ителде.