news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында Туймәт әбиләре яңгыр сорап дога кылган

Туймәт авылында, әрәмәлектә, «Яңгыр теләге» оештырдылар.

Чирмешән районында Туймәт әбиләре яңгыр сорап дога кылган
Рәзинә Мортазина

(Чирмешән, 22 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районында Туймәт авылында, әрәмәлектә, «Яңгыр теләге» оештырдылар. Анда әбиләр Ходайдан яңгыр сораган

Май башыннан ук көннәр кызу тору һәм яңгырлар булмау сәбәпле, туфракта дым нык кимеде, чәчкән орлыклар да бик авыр шыта. Сабантуй мәйдәнында узган чарага, олылар белән бергә, яшьрәкләр дә кушылган.

Утызлап кеше яңгыр теләп дога кылган. Аннары алар намаз, Коръән аятьләре, ясин укыган. Чара ахырында үзләре әзерләп килгән тәм-томнар белән чәй эчкәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot