Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы өлкәннәргә хезмәт күрсәтүдән баш тарткан өчен штраф кертә
Сүз кулланучының сәламәтлегенә яки яше буенча чикләүләр аркасында товарларга яки хезмәтләрдән файдалана алмавы турында бара.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга хезмәт күрсәтүдән баш тарткан өчен административ штрафлар кертү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу турыда РИА-Новости хәбәр итә.
Документ административ хокук бозулар турында кодексның 14.8 маддәсен тулыландырырга тәкъдим итә. Сүз кулланучының сәламәтлегенә яки яше буенча чикләүләр аркасында товарларга яки хезмәтләрдән файдалана алмавы турында бара.
Бу проектта вазыйфаи затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф каралган, диелә аңлатма язуында.
Искәрмәләр авиапассажирларга, транспорт чарасы белән идарә итү мөмкинлеген тәэмин итүгә, куркыныч күңел ачу объектларына (аттракционнарга) керү, шулай ук балигъ булмаганнарга товарларның аерым төрләрен сатуга кагыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз