ТРда территорияләрен санитар-экологик чистарту барышында 20 млн.сумга якын суммада штраф салынган

Табигатьтән файдалану өлкәсендә 4,2 мең тәртип бозу ачыкланган

 (Казан, 22 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТРда территорияләрне санитар-экологик чистарту барышында 20 млн.сумга якын суммада штраф салынган. Табигатьтән файдалану өлкәсендә 4,2 мең тәртип бозу ачыкланган.

Бу хакта бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында брифингта министр урынбасары – баш дәүләт инспекторы Рамил Низамов хәбәр итте.

Шулай ук журналистларның сорауларына әлеге ведомствоның экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланыш бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров җавап бирде.

Р.Низамов сүзләренчә, күзәтчелек органнары - ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Россия табигатьтән файдалануны күзәтү хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм муниципалитетлар - тарафыннан 4 меңнән артык тәртип бозу очрагы ачыкланган, 3,3 мең беркетмә төзелгән, шул исәптән 239ы – юридик затларга, 745е – вазыйфаи, 2,9 меңе – физик. Тәртип бозучыларга 20 млн.сумга якын гомуми суммада штраф түләргә туры килә.

Ике айлык башлаганнан алып күзәтчелек органнары 213 млн. кв.м мәйданда рөхсәтсез рәвештә калдыклар ташланган 1 меңнән артык урын ачыкланган, 126 млн. кв.м мәйданда 758 чүплек бетерелгән.