Соңгы атнада Татарстанда эшсезләр саны кими башлаган

Россиядә бу тенденция инде бер айлап дәвам итә
(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүгенге көндә Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 61 мең 338. Эшсез гражданнар республикадагы икътисади актив халыкның 3,2 процентын тәшкил итә. Соңгы атнада, беренче тапкыр буларак, республикада эшсезләр санының кими төшүе күзәтелгән. 1 майга аларның саны 61 мең 500 дән артык булган. Рәсми теркәлгән эшсезлекнең кимүе Татарстанда соңгы атнада гына күзәтелсә, ил күләмендә бу тенденция инде бер айлап дәвам итә. Әлеге мәгълүматларны бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова җиткерде.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, бүген республикада эшсезлек дәрәҗәсе югары булган төбәкләр булып Баулы һәм Чаллы кала. Биредә эшсезләр икътисади актив халыкның 5 процентыннан да зуррак өлешен алып тора. 8 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч 4 процент, 9 районда– 3 процент дәрәҗәсен узып китә. Казан янәшәсендәге ике районда, киресенчә, эшсезлек дәрәҗәсе 1 проценттан да түбәнрәк. Шул ук вакытта Татарстанда буш эш урыннары саны 26 меңгә җиткән. Вакансияләрнең артуына, министр урынбасары фикеренчә, сезонлы эшләр йогынты ясый. Хәзер Татарстанда 20 меңгә якын кешенең иҗтимагый эшләрдә катнашуы аша вакытлы мәшгульлеге тәэмин ителгән. Аларның 4 меңгә якыны гына эшсезләр, ә 16 меңнән артыгын предприятиеләрнең кыскарту куркынычы алдында торган хезмәткәрләре тәшкил итә. Клара Таҗетдинова белдергәнчә, әлегә халыкта кризисның бөтен кыенлыгын аңлау юк. Гражданнар эшсез булсалар да, теләсә нинди эшне башкарырга әле әзер түгел.