news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия ике ил белән авиаэлемтәне яңадан ача

Очу алдыннан соңгы 72 сәгать эчендә ясалган тискәре ПЦР-тест булганда, Бөекбритания һәм Даниядән Төркиягә очарга рөхсәт ителәчәк.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Төркия илкүләм авиаташучы идарәсе рәисе Билал Экщи ике ил: Бөекбритания һәм Дания белән авиаочышларның яңадан башлануы турында сөйләде, дип хәбәр итә News-Turk.

РИА Новости хәбәр итүенчә, «Безнең хакимиятләрнең кабул ителгән карары нигезендә, Бөекбритания һәм Дания пассажирларына, очу алдыннан соңгы 72 сәгать эчендә ясалган тискәре ПЦР-тест булганда, Төркиягә очарга рөхсәт ителәчәк», - дип язган ул үзенең Твиттерында. 

Төркия бу илләр белән һава юлын 2020 елның декабрь ахырында япкан иде. Төркия сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Фәхреттин Коджа, бу илләрдә коронавирус мутацияләре табылу сәбәпле, Бөекбритания, Дания, Нидерланд һәм Көньяк Африка Республикасыннан рейсларның вакытлыча туктатылуы турында хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100