news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә пенсияләрнең бер өлешен автомат рәвештә билгеләргә ниятлиләр

Биредә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр, төбәкләрдәге социаль өстәмәләр һәм иминият пенсияләренең барлык төрләре хакында сүз бара.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутатлары икенче укылышта пенсия түләүләренең кайбер төрләрен автомат рәвештә билгеләү тәртибе турындагы закон проектын караячак. Бу хакта документка сылтама белән «Парламентская газета» хәбәр итә.

Биредә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр, төбәкләрдәге социаль өстәмәләр һәм иминият пенсияләренең барлык төрләре хакында сүз бара.

Закон проекты нигезендә, мәгълүматлар федераль инвалидлар реестрына кертелгәннән соң шунда ук Пенсия фондына җибәреләчәк. Алынган мәгълүматны биш көн караячаклар, шуннан соң гражданинга пенсия билгеләү турында хәбәр итәчәкләр.

Моннан тыш, Пенсия фонды өч елга бер тапкыр 45 яшьтән узган россиялеләргә пенсиясенең фаразланган күләме турында мәгълүмат биреп торачак.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы элегрәк гражданнар авиациясе һава судноларының экипаж әгъзаларына һәм күмер сәнәгате оешмаларында эшләүчеләрнең аерым категорияләренә өстәмә социаль түләүләр процессын гадиләштерергә тәкъдим иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100