news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май бәйрәмнәренә Татарстанда Идел һәм Кама елгаларында пассажирлар навигациясе ачыла

Казаннан Зөягә кадәр рейслар, Болгар һәм Тәтешкә тиз йөрешле линияләр булачак.

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). 30 апрельдән Татарстанда Идел һәм Кама елгалары буйлап пассажирлар навигациясе ачыла.

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан елга портыннан Садовойга (маршрут Студенец аша уза) һәм Печищига кадәр (маршрута Югары Осланга керә), Ташевка һәм Шелангага кадәр көн саен рейслар оештырылачак.

Казаннан теплоходлар шулай ук Кызыл Байракка бара, алар Түбән Ослан, Ключищи, Матюшино һәм Гребенига туктала.

Май бәйрәмнәрендә Казаннан Зөягә кадәр рейслар, Болгар һәм Тәтешкә тиз йөрешле линияләр планлаштырылган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100