news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучыларын һәм студентларны «Җиңү хаты» проектына кушылырга чакыралар

Чарада катнашу өчен #ПисьмоПобеды хештегы белән хат язарга кирәк.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы укучыларны һәм студентларны «Җиңү хаты» акциясендә катнашырга чакыра.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, ветераннарны котлауны һәм аларга рәхмәт сүзләрен Россия, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче һәркем яза ала. Моның өчен социаль челтәрләрдә #ПисьмоПобеды хештегы белән хат урнаштырырга яки аны pismo@vsezapobedu.com проектының электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Барлык хатлар модерация узачак, аннары махсус бланкларда бастырылачак һәм ветераннарга Җиңү волонтерлары тарафыннан тапшырыла.

Акция 2021 ел дәвамында дәвам итә. Проект сайтында 100 яшь тула торган ветераннарның фотосурәтләре төшерелгән баннерлар урнаштырыла һәм аларга шәхси котлаулар җибәрергә мөмкин була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100