news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда латин графикасында казах теленең яңа алфавитын раслаячаклар

Документ казах теле алфавитын кириллицадан латин графикасына күчерүнең элекке вариантына үзгәрешләр кертә.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Казахстанның Телләр сәясәте комитеты «Казах теле алфавитын кириллицадан латин графикасына күчерүнең кайбер мәсьәләләре турында»гы Президент Указы проектын әзерләгән.

«Анадолу» агентлыгы хәбәр итүенчә, документ казах теле алфавитын кириллицадан латин графикасына күчерүнең элекке вариантына үзгәрешләр кертә.

Указ проекты 6 майга кадәр халык фикер алышуы өчен тәкъдим ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100