news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Чаян» журналы баш мөхәррире: Кайчакта укучыларыбыздан тәнкыйть сүзләре ишетәбез

Рафаэль Хәлиуллов сүзләренчә, «Чаян» журналы сайтына яшьләр, өлкәннәргә караганда, ешрак керә.

«Чаян» журналы баш мөхәррире: Кайчакта укучыларыбыздан тәнкыйть сүзләре ишетәбез
Рамил Гали

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Чаян» сатира һәм юмор журналы баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов кайвакытта укучыларның басманы тәнкыйтьләвен әйтте.

«Күптән түгел эш телефонына бер хатын-кыз шалтыратып: „Бүтән мин сезгә язылмыйм“, — ди. Мин: „Нәрсә булды?“ — дип сорыйм. „Журналыгызда чаянворд (сканворд) ясыйсыз, ә җаваплары юк. Нишләп алай ул?“ — ди. Мин башваткыч җавапларын сайтта табып булганын аңлаттым. Ул миңа: „Миндә бернинди интернет та, сайт та юк“, — ди. Кайчакта шулай тәнкыйтьлиләр», — диде ул.

Шуңа да карамастан, баш мөхәррир сүзләренчә, «Чаян»ның сайтын күзәтеп баручылар байтак.

«Безне Совет чорыннан ук укып баручылар бар. Ә менә яшьләр күп укый димәс идем. Алар күбрәк безнең сайтны, социаль челтәрләрдәге сәхифәләребезне күзәтеп бара. Сайтлар дигәннән, „Чаян“ бөтен интернет киңлекләрдә дә бар», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100