news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй пляжы туристларны җәлеп итәчәк

Быел яр буен төзекләндерү эшләре тәмамланыр дип көтелә.

Зәй пляжы туристларны җәлеп итәчәк
Айгөл Яруллина

(Зәй, 22 апрель, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Николай Шамионов). Иске Зәй яр буен төзекләндерү буенча башкарылган эшләрне күргән һәр кеше биредән сокланып үтә. Яр буе зонасы туристларны да җәлеп итәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әле берничә ел элек кенә әлеге урын су коенырга теләгән кешеләрне җәлеп итми иде. Ике ел элек район җитәкчелеге тарафыннан әлеге зонаны төзекләндерү һәм аны Зәйнең рәсми пляжы итеп билгеләү турында карар кабул ителгән иде. Аның нигезендә биредә шактый эшләр башкарылды.

Зәй пляжы җирле халык арасында гына түгел, ә туристлар арасында да популяр булачак, дип хәзер үк фаразларга була. Яр буендагы брусчатка җәелгән тротуарлар, уңайлы эскәмияләр һәм халык ял итү өчен башка урыннар, әмма аеруча пляж зонасы үзенә җәлеп итеп тора.

 Агымдагы елда эшләрнең төп этабы Мәктәп тавын төзекләндерүгә юнәлтеләчәк. Пляж зонасын төзекләндерү эшләре тәмамланачак. Пляжда балалар өчен уен зонасын эшләп бетерү, душ кабиналары һәм киенү өчен өстәмә кабиналар урнаштыру, өстәмә ком түшәү планлаштырыла. Моннан тыш, яр буен яшелләндерү һәм куаклар утырту да каралган.

Бу ел исә яр буен төзекләндерү буенча эшләр тәмамланыр дип көтелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100