news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 56 меңнән артык күп балалы гаиләсе бушлай җир алу исемлегенә кертелгән

Республикада 61 меңнән артык гаилә җир кишәрлеге алырга хокуклы.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда бушлай җир кишәрлеге алу исемлегенә 56 165 күп балалы гаилә кертелгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышларына бирелгән материалларда әйтелә.

«2020 елның 20 мартына Татарстанда барлыгы 35 972 җир кишәрлеге бирелгән, шул исәптән Казанда — 5745», диелгән материалларда.

Муниципаль берәмлекләр мәгълүматлары буенча, җир кишәрлекләре инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин ителгән.

Республикада барлыгы 61 173 күп балалы гаилә бушлай җир участогы алуга хокуклы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100