Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр ике атналык карантин үтәргә тиеш

ТР Министрлар Кабинеты коронавирус инфекциясеннән яклау чаралары турындагы карарга өстәмә бастырып чыгарды.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 23 апрельдән Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән килгән барлык гражданнар ике атналык үз-үзеңне изоляцияләү узарга тиеш дигән карарга кул куйды. Документ ТР Хөкүмәте порталында урнаштырылган.

«Санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен, 2020 елның 23 апреленнән башлап, Россия Федерациясе субъектлары территорияләреннән килгән (кайткан) гражданнарның 14 календарь көн эчендә өйдә үз — үзеңне изоляцияләүне тәэмин итүен йөкләргә», - диелә карар текстында.

Алар белән бергә яшәүче гражданнар да үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш, дип билгеләп үтелә.

ОРВИның беренче билгеләре барлыкка килгәндә, документта күрсәтелгән затлар табибны өйгә чакыртырга тиеш.

Кагыйдәләр йөк ташу, пассажирлар һәм багаж ташу белән шөгыльләнүче затларга, шулай ук эшчәнлеге үз-үзеңне изоляцияләү чорында туктатылмаган компания хезмәткәрләренә кагылмый. Татарстаннан читтә теркәлгән, шул исәптән вахта ысулы белән эшләүче хезмәткәрләргә дистанцион эшкә яки аерымланган яшәү белән тәэмин итүгә күчәргә киңәш ителә.

Элегрәк Татарстанда Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән кешеләргә мәҗбүри изоляция билгеләнгән иде.