420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда изоляция вакытында өйдән чыгарга рөхсәт биргән эш урыныннан ялган белешмәләр ясау фактлары буенча ун җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Ул Яр Чаллыда 34 яшьлек ир-атны мисалга китерде. «Чаллыда яшәүче гамәлдә булмаган фирма реквизитларын кулланып, мөһер ясаган. Чаллы, Түбән Кама, Алабугада йөрергә рөхсәт биргән ялган белешмә әзерләгән», — диде Галимова.
Аның сүзләренчә, мондый гамәле өчен бу кешегә алты айга кадәр кулга алыну яный.