news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сәүдә нокталары кичке сәгать унга кадәр эшләячәк

Даруханәләр генә тәүлек әйләнәсендә эшли.

Татарстанда сәүдә нокталары кичке сәгать унга кадәр эшләячәк
Владимир Васильев

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанда сәүдә нокталарының эш вакытын чикләделәр. Тиешле карар Татарстан Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган.

«2020 елның 23 апреленнән башлап санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр ваклап сату объектларының эшен 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр чикләргә, бирегә аптекалар һәм аптека пунклары керми», — диелә документта.

Республикада барлыгы 17 меңнән артык ваклап сату предприятиесе, шул исәптән вакытлыча чикләүгә кагылмый торган даруханәләр һәм даруханә пунктлары бар. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова атна саен үткәрелә торган брифингта хәбәр итте.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 23 апрельдән Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән килгән (кайткан) барлык кешеләр ике атналык үз-үзеңне изоляцияләү карантины узарга тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100