news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 аркасында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм салюты күчереләчәк

РФ Президенты коронавирус йоктыру куркынычы аркасында 9 майның массакүләм чараларын гамәлдән чыгарырга кушты.

Татарстанда Covid-19 аркасында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм салюты күчереләчәк

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 таралуны кисәтү өчен быел Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә традицион салют күчереләчәк. Бу хакта Татарстанның коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабында хәбәр иттеләр.

«Россия территориясендә Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чорында санитар-эпидемиологик вазгыять уңаеннан, шулай ук инфекция йоктыруның яңа очракларын булдырмау максатларында Татарстан җитәкчелеге Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 елның 9 маена планлаштырылган бәйрәм салютын гамәлдән чыгару турында карар кабул итте», диелгән хәбәрдә.

Салютны күчерү турындагы карарга шулай ук гражданнарның һәм транспортның йөрүенә чикләү чаралары кертү дә йогынты ясады. «Салют Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар уздыру көнендә булачак. Көне соңрак игълан ителәчәк», дип ачыклык керттеләр оператив штабта.

Яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралу аркасында Россия Президенты Владимир Путин кичә Җиңү парадын һәм 9 Майга багышланган башка массакүләм чараларны үткәрүне күчерергә күрсәтмә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100