news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча елына 10 млрд сум тотарга җыеналар

Йортларны төзекләндерү эшләренә бүлеп бирелгән гомуми бюджет 50 млрд сум тәшкил итә.

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча елына 10 млрд сум тотарга җыеналар
Солтан Исхаков

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). «Безнең ишегалды» республика программасына елына якынча 10 млрд сум чамасы тотарга планлаштыралар. Бу программаның гомуми бюджеты 50 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта онлайн-брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Финанслау күләме элеккечә кала, хәзер ул биш елга бүленәчәк, димәк, пропорцияләр үзгәрәчәк. Ягъни 50 млрд сумлык бюджет биш елга бүленәчәк, — диде Лилия Галимова.  

Татарстанда ишегалларын төзекләндерү эшләре 2024 елга кадәр планлаштырылган.

2019 елда «Безнең ишегалды» киңкүләмле программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тәкъдим ителде.

Программа буенча республикада юлларны, тротуарларны һәм тышкы яктырткычларны ремонтлау, эскәмия, чүп савыты һәм балалар мәйданчыгы урнаштыру, каты коммуналь калдыклар мәйданчыгы оештыру планлаштырыла. Башлангыч эшләрне өч ел эчендә башкарырга планлаштырылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot