Татарстан Дәүләт Советы депутаты Сабада яшәүче 100 гаиләгә ярдәм итте

Район буенча мохтаҗ кешеләргә азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

(Саба, 22 апрель, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев «Кайгырту» акциясе кысаларында Саба районында яшәүче 100 гаиләгә ярдәм күрсәтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район буенча минималь пенсия алучыларга, күп балалы гаиләләргә, I төркем инвалидларга азык-төлек җы­елмасы тапшырылды.