Эксперт Россиядә Covid-19 эпидемиясе югары ноктасы фаразына төзәтмәләр кертте

Александр Мясников бәяләвенчә, яңа типтагы коронавирус инфекциясе белән авыручыларның иң күп саны май аенда булачак.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Россиядә яңа Covid-19 тибындагы коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны май аена туры киләчәк, шул ук айда авыручылар саны кими башлаячак. Шулай итеп, элегрәк ясалган фаразга коронавирус вазгыяте мониторингы буенча мәгълүмат үзәгенең рәсми вәкиле Александр Мясников YouTube-каналында «Соловьев LIVE» тапшыруында төзәтмәләр кертте.

«Шәхсән мин пик белән хаталандым. Без аңлыйбыз, өскә таба бара-бара да, бер чама торып,аска төшә башлый - болар барысы ике-өч айны били. Әмма бездә бу мин фаразлаганда түгел, ә бер айга соңрак башланды», – диде эксперт.

«Шуңа күрә хәзер без май аена кадәр өскә таба барабыз, май аенда хәл тотрыклана, ә менә май ахырына авыручылар саны кими башлаячак», – дип фаразлады Мясников.

Татарстанда яңа типтагы коронавирус инфекциясе белән хәлнең үсеш фаразы турында «Вакыйгалар» порталында укыгыз.