news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белән «ВКонтакте»да туры эфирлар башлана

Яңа портал Россия халкына тикшерелгән, рәсми һәм оператив мәгълүмат җиткерәчәк.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). «ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән даими туры эфирлар башлана. 24 мартта «Объясняем. Республика Татарстан» аккаунтында эфирның беренче кунагы республика яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов булачак. 

Сөләйманов республикада яшьләр программалары, яшьләрнең тормышта «үзләрен табу» мөмкинлекләре һәм авыр минутларда ярдәм сорап мөрәҗәгать итү урыннары турында сөйләячәк.

Беренче эфир 24 мартка 12.00 сәгатькә планлаштырылган.

Тыңлаучылар эфир темасы буенча сорауларны https://vk.com/obyasnyaemrt аккаунтында трансляция астында комментарийларда калдыра ала.

Оештыручылар сүзләренчә, туры эфирлар даими рәвештә үткәреләчәк.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Объясняем.рф» порталы быел мартта РФ Хөкүмәте тарафыннан булдырылган. Ул Россия халкына тикшерелгән, рәсми һәм оператив мәгълүмат җиткерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100