news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта «Татар кызы-Татар егете-2022» бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды

Алар залдагы тамашачыны үзләренең осталыклары, тапкырлыклары, җитезлекләре, җыр-биюгә һәвәслекләре белән сокландырды.

Балтачта «Татар кызы-Татар егете-2022» бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды
http://baltaci.ru/

(Балтач, 22 март, «Татар-информ», «Хезмәт»). Балтач мәдәният үзәгендә «Татар кызы-Татар егете-2022» бәйгесенең районкүләм финалы узды. Алты кыз һәм җиде егет әлеге бәйгенең алты турында катнашып, сыналып, финалга үтте. Алар залдагы тамашачыны үзләренең осталыклары, тапкырлыклары, җитезлекләре, җыр-биюгә һәвәслекләре белән сокландырды.

Җиңүче «Татар кызы» булып Балтачтан Диләрә Кәшәфуллина танылды, ә «Татар егете»ндә беренче урын Бөрбаш Сәрдегәне авылы егете Инсаф Хәлиуллинга бирелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100