Габделхак Мотыйгуллин кабан дуңгызлары аз атылган районнарны атады

Татарстанда быел кыргый кабаннар арасында Африка дуңгыз чумасы таралган алты урын билгеле. Алабуга һәм Әлмәт районнарында берәр һәм Зәй районында дүрт очрак.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин кабан дуңгызлары аз атылган районнарны атады.

«Кабаннар тиз үрчи, шуңа аларны атуны дәвам итәргә кирәк, чөнки вазгыять начар булган пунктлардан кабаннар башка территорияләргә күчеп, вирус йоктыра. Ел башыннан кабаннар 30 баштан да кимрәк атылган районнар билгеле: болар  Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Кукмара, Менделеевск, Сарман, Чистай, Ютазы районнары», — диде ул «Татар-информ» да матбугат конференциясендә.

Габделхак Мотыйгуллин Баулы районында ел башыннан бер кабан да атмаганнарын да искәртте. «Бу бик үк әйбәт түгел», — дип белдерде.

Татарстанда быел кыргый кабаннар арасында Африка дуңгыз чумасы таралган алты урын билгеле. Алабуга һәм Әлмәт районнарында берәр һәм Зәй районында дүрт очрак.

Әлмәт районында 21 гыйнварда «Ямаш» аучылык хуҗалыгында кыргый кабаннардан патологик материалны тикшереп, Африка дуңгыз чумасы ачыкланган. Бу урын Түбән Кама һәм Зәй районнары чикләрендә. Зәй районында вирус 16 февральдә табылган.

Узган ел декабрьдә Алабуга районында «Түбән Кама» милли паркында кыргый кабан мәетләре табылган һәм Африка дуңгыз чумасы  ачыкланган.

«Милли парк территориясендә вирус теркәлә башлаганнан бирле 46 кабан дуңгызы үлгән. 28 гыйнварда алты үле кабан табылган. Узган елның 1 гыйнварыннан хәзерге вакытка кадәр 8 мең 758 проба тикшерелгән. 9 меңгә якын кабан атылган. Быел гына 3 мең 181 проба тикшерелгән», — диде.