news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус белән авыручыларның Казанга кайсы рейс белән килүе билгеле

Мәскәүдән дүрт рейс белән кайткан пассажирларның үзлектән изоляциядә калуларын һәм үзләре турында кайнар линиягә хәбәр итүләрен сорыйлар.

Коронавирус белән авыручыларның Казанга кайсы рейс белән килүе билгеле
Архив

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстан оператив штабы Казанга коронавирус белән авыручыларның кайсы рейс белән килүләрен әйтте.

Мәскәүдән Казанга килгән өч авиарейс: SU 1196 (12 мартта килде), SU 1276 (17 мартта) һәм SU 1278 (18 мартта) пассажирлары - риск зонасында. Моннан тыш, коронавирус белән авырган бер кеше Татарстан башкаласына Мәскәүдән поездда, 024 М рейсында, 6нчы вагонда килгән.

Оператив штаб әлеге рейслар белән килгән барлык кешене 14 көн дәвамында үзлектән изоляцияләнеп, өйдә торуларын сорый. Якыннары белән элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә, шәхси гигиена һәм дезинфекция режимын сакларга, шулай ук бинаны җилләтергә кирәк.

Югарыда аталган рейсларның пассажирларын территориаль сырхауханәгә яки кайнар линиягә (8-800-222-59-00) хәбәр итүләрен сорыйлар, ул көн саен 7.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Авыру билгеләре килеп чыкса, табибны өйгә чакыртырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100