news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманның Азалак авылы мәктәбендә Билгесез солдатка хат яздылар

Хәзерге буын өчпочмаклы хатларны күргәндә, еш кына аларның гадәти булмаган формасына гаҗәпләнә.

Сарманның Азалак авылы мәктәбендә Билгесез солдатка хат яздылар

(Сарман, 22 март, «Татар-информ», «Сарман»). Сарман районының Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Солдатка хат яз» акциясе үткәрелде. Укучылар Билгесез солдатка хат язды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышы вакытында солдатлар стандарт формадагы өчпочмаклы хатлар язганнар. Хатлар ярдәмендә, фронтта сугышкан солдатлар һәм аларның туганнары арасында элемтә булган. Өчпочмаклы хатлар солдатларның исән-сау булуын яки яу кырында ятып калуы турында хәбәр иткән.

Хәзерге буын өчпочмаклы хатларны күргәндә, еш кына аларның гадәти булмаган формасына гаҗәпләнә. Тик 75 ел элек хатның мондый формасы беркемне дә гаҗәпләндермәгән — нәкъ менә алар һәр йортта көтеп алынган иң кыйммәтле әйбер булган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100