Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирус буенча карантинны катгыйландырырга мөмкиннәр
РФ Хакимияте илдә карантинны катгыйландырырга һәм коронавирус белән авыручыларга тест уздыру һәм аларны алга таба изоляцияләү өчен хәлиткеч чаралар күрергә омтыла, чөнки нәкъ менә шундый адымнар эпидемиягә каршы нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирәчәк.
(Казан, 22 март, "Татар-информ"). РФ Хакимияте илдә карантинны катгыйландырырга һәм коронавирус белән авыручыларга тест уздыру һәм аларны алга таба изоляцияләү өчен хәлиткеч чаралар күрергә омтыла. Бу хакта РИА Новостига Россия Хөкүмәтендәге чыганак хәбәр итте.
"Россиядә инфекциянең таралу тизлеге математик яктан Испания, Германия, Франция, Бөекбритания кебек илләрдәге хәлләргә туры килә. Авырулар саны белән чагыштырганда, бу үсеш көн саен 27дән 33 процентка кадәр тәшкил итә. Россиянең Сингапур, Япония, Көньяк Корея кебек инфекцияне таратуны уңышлы тоткарлаучы илләр траекториясенә чыгу өчен карантин буенча, авырулар белән элемтәгә керүчеләрне ачыклау һәм аларны алга таба изоляцияләүдә хәлиткеч чаралар күрергә кирәк", - диде агентлык әңгәмәдәше.
Шул ук вакытта ул "коронавирус белән нәтиҗәле көрәшү өчен бу катгый, әмма бик кирәкле чараларны кабул итү өчен" Россиянең вакыт запасы бар", диде. Әмма "чаралар, чыннан да, хәлиткеч булырга тиеш" дип искәртте ул.
"Россиядә өстәмә чараларның максатка ярашлылыгы турында карар кабул итү өчен, авырулар белән элемтәгә керүчеләрне массакүләм тикшерү, авырулар өчен карантин, кешеләрне изоляцияләү, чикләрне ябу, массакүләм чараларны бетерү, массакүләм җыелу урыннарын ябу буенча халыкара тәҗрибә өйрәнелә", - диде чыганак.
Аның сүзләренә караганда, икътисад өлкәсендә "кече һәм урта бизнеска, шулай ук чикләүләр кертүдән аеруча зыян күргән тармакларга ярдәм итүгә" аерым игътибар бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз