news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда буран булачак

Синоптиклар һава торышы начарлану турында кисәтә.

Иртәгә Татарстанда буран булачак
Рамиль Гали

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 мартта, республика территориясендә һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Төнлә һәм көндез юлларда бозлавык була.

Татарстанда иртән һәм көндез төньяк-көнчыгыштан көчле җил булачак, аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Казанда шулай ук көчле җил фаразлана.

Моннан тыш, Татарстанның аерым районнарында буран һәм бозлавык булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot