news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең Шаршады авылында 100 яшьлек тыл ветеранына юбилей медале тапшырылды

Биш тыл ветераны күкрәгенә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тактылар.

Әгерҗенең Шаршады авылында 100 яшьлек тыл ветеранына юбилей медале тапшырылды

(Әгерҗе, 22 март, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Асия Корбангалиева). Әгерҗенең Шаршады авылы тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды. Алар арасында узган ел 100 яшен тутырган Гамилә апа Камаева да бар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шаршадыда биш тыл ветеранына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Мәдәният хезмәткәрләре уздырган «Сугыш урланган балачак» кичәсе өлкәннәрне дәһшәтле вакыйгаларга алып кайтты. Балалар, укучылар һәм авыл үзешчәннәре зур концерт куйды.

Авыл җирлеге башлыгы Вәсил Баһаутдинов тыл ветераннары Сәхрәдә яшәүче Сәүдә Исламова, Өммениса Ганиева, Шаршадыда яшәүче Нәкыйбә Хәбирова, Әлфинә Касыймова һәм 100 яшьлек Гамилә Камаевага юбилей медальләре тапшырды.

Бәйрәм мул табын артында тәмамланды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100