Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда өч бала тәрбияләүче аналар өчен дүрт көнлек эш атнасы кертергә мөмкиннәр
Кыскартылган эш атнасы әниләргә тулы хезмәт хакы алырга һәм балалары белән дә күбрәк вакыт үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, ди белгечләр.
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Башкортстанда өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче аналар өчен дүрт көнлек эш атнасы кертергә мөмкиннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Республика Хөкүмәтендәге утырышта шундый тәкъдим белән чыкканнар. Хатын-кызлар өчен кыскартылган эш атнасы әниләргә тулы хезмәт хакы алырга һәм балалары белән дә күбрәк вакыт үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, ди белгечләр.
«Кешеләргә үз гаиләсе белән күбрәк вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә торган чаралар гаилә институтын һәм никахны ныгытуда билгеле бер өлеш кертә. Әлеге уңайдан республикада 1 апрельдән кайбер мәктәпләр 5 көнлек уку атнасына күчәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, өч һәм аннан күбрәк бала бала тәрбияләүче аналар өчен дүрт көнлек эш атнасы кертелергә мөмкин», - дип белдерделәр республика Хөкүмәте утырышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз