Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Элемтә министрлыгы Донбасстан кайтучыларга СИМ-карталар бирәчәк
СИМ-карталардан Россия территориясендә баштагы чорда файдаланырга мөмкин, киләчәктә балансны тулыландырып булачак.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда Донбасстан күченеп кайтучыларга Россия территориясендә куллану өчен СИМ-карталар биреләчәк.
Элемтә операторлары урнашу пунктларында карталарны рәсмиләштерү белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасының Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте белдерде.
«Күченергә мәҗбүр булучыларга мобиль элемтәдән файдалану мөмкинлеге булдырылды. Мобиль элемтә операторлары үз хезмәтләрен тәкъдим итте. Күченергә мәҗбүр булганнарны урнаштыру пунктларында элемтә операторлары теләгән һәркемгә СИМ-карта биреп, аны рәсмиләштерүне тәэмин итәчәк. СИМ-карталардан Россия территориясендә баштагы чорда файдаланырга мөмкин, киләчәктә балансны тулыландырып булачак», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз