news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшләүче пенсионерларны 2022 елда нинди үзгәрешләр көтәчәге билгеле

Шуларның берсе минималь хезмәт хакын 13890 сум күләмендә урнаштыру белән бәйле.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Яңалыклар Россия Пенсия фондына кертемнәрне түләү өчен базаның чик күләмен арттыруга, социаль һәм дәүләт пенсияләрен индексацияләү һәм минималь хезмәт хакының яңа күләмен индексацияләүгә кагыла, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский.

«Бер яңалык минималь хезмәт хакын 13890 сум күләмендә урнаштыру белән бәйле. Әгәр ул минималь хезмәт хакына җитмәсә, ул автомат рәвештә артачак», — дип белдерде Гиринский.

Инфляция буенча индексация барлык кешеләргә дә кагылмаса да, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы аерым норматив актлар нигезендә арта торган дәүләт һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләре өчен искәрмә булырга мөмкин.

Моннан тыш, агымдагы елда эшләүче пенсионерлар салым тотып калынган акчаны тизрәк ала һәм больничный битләрен тизрәк рәсмиләштерә алачак, дип өстәде эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100