news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һава шартлары бозылу сәбәпле, ЮХИДИ юлларда сак булырга киңәш итә

Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлар ясаудан тыелырга кирәк.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Синоптиклар фаразлавынча, бүген Татарстан территориясендә көчле буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә. Шул уңайдан республика Дәүләт автоинспекциясе юлларда иминлек чараларын искәртә.

Машина йөртүчеләр юлларда рөхсәт ителгән максималь тизлек белән түгел, ә иминлек тизлеген сакларга тиеш. Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлар ясаудан тыелырга киңәш ителә.

Автомобиль салонында иминлек каешларын эләктерергә, ә 12 яшькәчә балаларны алгы утыргычта һәм 7 яшькәчә балаларны арткы утыргычта махсус җайланмада йөртергә кирәк.

Җәяүлеләргә юлларда сак булырга, юл аша зебрадан һәм яшел төскә, бөтен автомобильче юл биргәненә ышангач кына чагарга киңәш ителә.

Татарстан ЮХИДИ инспекторлары барлык машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда сак булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100