news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WhatsApp кулланучылар өчен 15 майдан функцияләрне чикли башлаячак

Санкцияләр мессенджерның яңа кагыйдәләре белән танышмаган юзерларга кагылачак.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак. Бу хакта компаниянең мессенджер партнерына юллаган хатына сылтама белән TechCrunch басмасы хәбәр итә.

Санкцияләр яңа конфиденциальлек шартлары булган баннерны игътибарсыз калдырган юзерларга кагылачак. Алар нигезендә, кулланучының телефон номеры турындагы мәгълүмат Facebook социаль челтәрләренә тапшырылачак.

Берничә атнадан мондый кешеләр өчен шалтыратулар һәм хәбәрләр кабул итү мөмкинлеге калачак. Әмма алар кушымтадан хәбәрләрне карый һәм җибәрә алмаячак.

Моннан тыш, кулланучы бу чикләүләргә игътибар итмәсә һәм мессенджерның яңа шартларын кабул итмәсә, 120 көннән соң WhatsApp аның хисап язмасын «актив булмаган кебек» бетерергә хаклы булачак.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, WhatsApp мессенджеры кулланучылары видеоның  тавышын бетереп җибәрә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100