news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яңа атнада өч эш көне булачак

Узган атнада алты эш көне булу сәбәпле, бу атна кыска эш атнасы булды.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Россиядә бу атнада өч эш көне булачак. Бу  Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү белән бәйле.

Чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга, 24-26 февраль эш көне булачак. Узган атнада алты эш көне булу сәбәпле, бу атна кыска эш атнасы булды. 22 февраль эш көнен шимбә 20 февральгә күчерү сәбәпле, 21-23 февраль — өч көнлек ял көннәре итеп игълан ителде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2021 елда җиде кыска эш атнасы һәм бер озын атна көтелә. Елның соңгы эш атнасы пәнҗешәмбе, 30 декабрьдә төгәлләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100