news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телефонда куллану өчен татар телендә тагын бер клавиатура барлыкка килде

Бу татар хәрефләрен әлегә Android системасында кулланып була, IOS өчен апрель аенда булачак.

Телефонда куллану өчен татар телендә тагын бер клавиатура барлыкка килде
www.facebook.com

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Телефонда куллану өчен татар телендә тагын бер клавиатура ясаганнар. Бу турыда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Министр Халыкара туган тел көне белән котлады һәм яңа эшләнмәне тәкъдим итте.⠀

«Бәйрәм уңаеннан, Цифрлы трансформация командасы телефоннарда куллану өчен татар телендә клавиатура ясады. Әлегә ул Android системасы өчен, апрель аенда IOS та эшләячәк. Клавиатурадан хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич файдалана инде.⠀Күрдегезме, „хәерле иртә“ теләге ничек үзгәрде? Кушылыгыз», — дип яза Айрат Хәйруллин.⠀

Клавиатураны сылтама буенча профильдә карарга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100