news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында тантаналы рәвештә ТАССРның 100 еллыгын игълан иттеләр

Шушы бәйрәм кысаларында Кайбыч район хакимияте һәм Урмай авылы җирлеге үзара дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамә имзаладылар.

Кайбыч районында тантаналы рәвештә ТАССРның 100 еллыгын игълан иттеләр
tatar-congress.org

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Кайбыч районында тантаналы рәвештә ТАССРның 100 еллыгына старт бирелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр иттеләр.

Шушы бәйрәм кысаларында Кайбыч район хакимияте һәм Урмай авылы җирлеге үзара дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамә имзаладылар. Ике җитәкче — Урмай авыл башлыгы Минзаһит Зәйнуллин һәм Кайбыч районы башлыгы Альберт Рахматуллин документка имза куйды.

Бәйрәм белән Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100