news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы урамнарында яңа типтагы зур автобуслар йөри башлый

Шәһәр өчен гадәти булмаган өч машина 26нчы маршрутка чыга.

Чаллы урамнарында яңа типтагы зур автобуслар йөри башлый
nabchelny.ru

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Чаллы урамнарында киләсе атнадан яңа типтагы зур өч автобус барлыкка килә. Шул турыда «Пассажирлар ташу» ҖЧҖ компаниясе директоры Николай Тятюшкин сөйләде. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Шәһәр өчен гадәти булмаган машиналар 26нчы маршрут буенча йөри башлаячак. Компания иң беренче чиратта запас частьларның бәясе һәм һәркем файдалана алырлык булуы мөһим булса да, иң уңайлы модельне сайлаячак шәһәр халкының теләкләрен истә тотачак, дип аңлатты басма әңгәмәдәше.

«Беренчедән, «РариТЕЭК» предприятиесе тест үткәрү өчен безгә LOTOS җитештергән автобусларның берсен бирде. Икенчедән, юлга Белоруссиядә җитештерелгән «МАЗ-206» автобусын чыгарырга шәһәрдән рөхсәт алдык. Хәзер аны сатып алуга кредитны тиз арада рәсмиләштерергә кирәк. Өченчедән, киләсе атна башында бер айга тестка Ульяновскидан Simaz маркалы автобус алабыз», - дип санап китте эшмәкәр.

Бу автобуслар аз хәрәкәтләнүче төркем – инвалидларны һәм коляскалы әниләрне дә йөртергә мөмкинлек бирә. 76 пассажир сыйдырышлы LOTOS автобусының бәясе – 9 млн сумнан артык, 72 утыру урыны булган «МАЗ» автобусының бәясе – 6,3 млн сум, ә 42 кеше йөртүгә исәпләнгән Simaz автобусы 4,3 млн сум тора.

Шул ук вакытта дәүләт субсидияләренә Чаллы һәм Ульяновскида җитештерелгән автобуслар гына алып була, Минскида эшләнгәнен субсидиягә алып булмый, дип аңлатты Тятюшкин.

«Пассажирлар йөртү» оешмасы күп кеше сыйдырышлы илледән алтмышка кадәр автобус сатып алырга планлаштыра, шул ук вакытта аз габаритлы автобуслардан да баш тартмыйлар.

«<...> без зур автобуслар сатып алуга курс алабыз һәм акрынлап иске машиналар маршрутлардан китәчәк. Әмма бездә проспектларның да төрле булуын исәпкә алырга кирәк. <...> Зур һәм кечкенә автобусларны маршрутларда дөрес итеп берләштерүне карау мөһим», - дип аңлатты эшмәкәр.

Элегрәк «Татар-информ» Чаллыда юллардан 190 автобус киткәннән соң шәһәр буенча хәрәкәт итүдә кыенлыклар тууын хәбәр иткән иде. Автошәһәр җитәкчелеге федераль программаларга өмет итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100